Татарстан Республикасында «Демография» илкүләм проектын тормышка ашыру эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль эш буенча белгече Ольга Плаксина 11 нче санлы социаль участогында социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 8 бала өчен “Хәзерге Россиядә демография” дигән дәрес үткәрде. Дәреснең максаты: балигъ булмаганнарның хокукый культурасын күтәрү, «Демография» илкүләм проекты турында, илдәге демографик вәзгыять турында күзаллауны формалаштыру.
Дәрес мәгълүмати блоктан башланды. Белгеч балаларга «Демография» илкүләм проектына нәрсә керүе, анда нинди бурычлар хәл ителүе турында сөйләде. Аннан соң теләсә кайсы гаиләнең Россиядә демографик вәзгыятькә ни рәвешле йогынты ясавы турында фикер алыштылар. Балалар, үз чиратында, үз гаиләләре турында сөйләделәр: ул күпме кешедән тора, гаилә әгъзалары нинди яшьтә, нәрсә белән мавыгалар. Дәрестә катнашучылар Россия, Татарстан Республикасы, Түбән Кама районы халкы саны кебек кызыклы фактлар белән таныштылар. Балаларга ел башыннан бирле Түбән Кама районында, Татарстан Республикасында күпме бала туганын белү кызык булды.
Дәресне тәмамлап, белгеч балаларның игътибарын кеше нәселен дәвам итү һәм гомер озынлыгын арттыру өчен сәламәт яшәү рәвеше алып барырга кирәклегенә юнәлтте. Малайлар һәм кызлар моның белән тулысынча килеште.