19нчы февраль көнне «Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты-интернаты»ның уртанчылар төркеме тәрбиячесе Шәрипова Гөлүсә Миннәхмәт кызы«Алёнка курчагы кунакка килде» дип исемләнгән шөгыль үткәрде. Максатлары: -кием-салым турында белемнәрен формалалаштыру; -гади инструкцияне аңларга өйрәтү; - зурлыклары буенча предметларны тиңләү; - төп хәрәкәтләрне, кулларның вак чукларын үстерү. Балалар урындыкларга утыралар. Тәрбияче бер баланы чакырып алып, исемен әйтә, балалар аның артыннан кабатлыйлар. Шул тәртиптә аларның исемнәре әйтелеп чыга. Аннан кунакка Алёнка исемлек курчак керә. Балалар аны ишарәләп сәламлиләр, яки «исәнмесез» сүзен әйтәләр. Тәрбияче сумкадан киемнәр ала, аларны күрсәтә һәм исемнәрен атарга тәкъдим итә. Аннан балалар ул киемнәрне курчакка киертәләр. Белемнәрне ныгыту өчен, балалар үзләренә охшаган киемне ясап карыйлар. Алёнка балаларга рәхмәтен белдерә һәм алар белән саубуллаша. Балалар барысы дә бик тырыштылар! Афәрин!