Яр Чаллы шәһәренең “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә
физик культура дәвалау инструкторы Зөһрә Закирова Ватанны саклаучылар көненә багышланган спорт темасына викторина үткәрде.
Викторинаның максаты: социаль хезмәт алучыларда патриотизм, иптәшлек, үзара ярдәмләшү һәм фикерләү сәләтен арттыру.
Ватанны саклаучылар көне-Русиядә Хәрби дан көне һәм Ватанны саклауда катнашкан ир-атлар, хатын-кызлар бәйрәме булып санала.
Чара барлык катнашучыларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлаудан башланды. Викторинада: “Зәңгәр беретлар” һәм “Моряклар” дигән ике команда катнашты. “Тезелү” конкурсында командирлар үз командаларын тәкъдим иттеләр. Бәйгегә бәя биргәндә, аларның оешканлыгы, дисциплинасы һәм командирларның гамәлләре исәпкә алынды. “Теорияләр белү” бәйгесе командаларның хәрби хезмәтнең теория нигезләре турында белемнәрен тикшерүгә юнәлтелгән иде. Йомгаклаучы “Спорт бәйгесендә” катнашучыларга үз көчләрен, җитезлекләрен һәм зирәклекләрен күрсәтү мөмкинлеге бирелде. “Иң яхшы командир”, “Мина басуы”, “Төгәл итеп атучы”, “Каршылыклар полосасы”, “Хәрби зирәклек” һәм “Сазлык буенча уз” дигән эстафеталар үткәрелде.
Ярыш барышында социаль хезмәт алучылар бер-берсе өчен җан аттылар, бер-берсенә дистанцияне ничек тизрәк Һәм яхшырак үтәргә кирәклеге турында киңәшләр бирделәр.
Чара катнашучыларга ярыш рухын күтәрергә һәм командада эшли белергә ярдәм итте.
Викторинада унике кеше катнашты.