«Яңарыш» үзәгендә балаларны агротерапиягә өйрәтәләр.

2021 елның 19 феврале, җомга

18 февраль көнне Бөгелмәнең мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен «Яңарыш» тернәкләндерү үзәгендә агротерапия дәресе узды.

Дәрестә балалар җирне һәм орлыкларны утырту технологиясе белән таныштылар, утырту календарен карадылар, орлыклар утырту срокларын билгеләргә, чәчәк культуралары һәм яшелчә орлыкларын аерырга өйрәнделәр.

Практик эшчәнлектә катнашып, балалар үсемлекләр дөньясы турында билгеле бер белемнәр һәм чәчәкләрне карау күнекмәләрен алдылар,  үсемлекләрне үзгәртү процессы белән таныштылар һәм барлык тереклек үсә, үзгәрә, бөтен тереклеккә кайгырту һәм тәрбия бирү кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр.

Мондый чаралар балаларны социаль тормышка җайлаштырырга ярдәм итә. Кайберәүләр өчен бу чын хоббигә әверелә,  чөнки  үсемлекләр үстерү барлык мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә дә бара.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International