ЯҢАЛЫКЛАР


18
март, 2022 ел
җомга

Сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру эше кысаларында 17 нче март көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгенең социаль эш буенча белгече Анжела Хайрова 17 нче социаль участокта «Ариадна җепләре» программасыннан «Ничек дөрес тукланырга» дигән төркемле дәрес үткәрде. Азык-төлекнең сәламәтлеккә йогынтысы турында күзаллауны формалаштыру, азык-төлек кыйммәтләре буенча төп продуктларны аера белүгә өйрәтү, азык-төлекне сайлаган өчен җаваплылык хисен үстерү максатыннан үткәрелгән чарада 14 бала катнашты.

Балигъ булмаганнар арасында караучысызлыкны һәм хокук бозуларны кисәтү буенча эш кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Диләрә Борисова 15 март көнне «Ышаныч телефоны – җаваплы тәртипкә адым» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Чара балалар өчен ышаныч телефоны эшенең билгеләнеше турында мәгълүмат бирү, авыр тормыш хәлләрендәге ышаныч телефонына мөрәҗәгать итүнең мотивациясен формалаштыру максатыннан үткәрелде.

Татарстан Республикасында цифрлаштыру елы кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Ландыш Зарипова 17 март көнне 14 нче социаль участогында «Критик кабул итү фильтрлары» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Чара яшүсмерләрдә массакүләм мәгълүмат чараларының манипулятив йогынтысына каршы тора белүләрен үстерү, медиатекстны критик анализлауның беренчел тәҗрибәсен үстерү, медиатекстны анализлау һәм бәяләү сәләтләрен үстерү максатларында үткәрелде.


17
март, 2022 ел
пәнҗешәмбе

2022 елның 12 мартында Татарстан Республикасының Мамадыш шәһәрендә интеллектуаль тайпылышлары булган балалар арасында өстәл теннисы буенча беренчелек үткәрелде.

Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Марта Камалова «Игелек буыны» отряды волонтерлары белән берлектә төрле чаралар даими рәвештә үткәрә. Бу юлы алар белән берлектә «Үлем белән кайда сәүдә итәләр» Бөтенроссия акциясе кысаларында 7 нче социаль участокта наркомания,эчкечелек, тәмәке тартуны кисәтүгә юнәлдерелгән “Бергәләшеп бәла-казага каршы” акциясе үткәрелде.


16
март, 2022 ел
чәршәмбе

Балигъ булмаганнарның караучысызлыгын кисәтү эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Гөлнара Гизатуллина 10 нчы социаль участокта «Мин һәм минем хокукларым» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Чараның максаты булып балигъ булмаганнарның хокукый культурасын формалаштыру һәм гражданлык-әхлакый сыйфатларын тәрбияләү торды. Чарада 14 бала катнашты.

2022 нче елның 16 нчы март көнне   "Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат-йорты"ның “Шәфкатьлек” бүлеге тәрбиячесе Яруллина Р.Р. " Язгы кояш " дип исемләгән кәгазьдән кисеп ябыштыру шөгылен үткәрде.

«Әни+бәби» клубы эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль педагогы Әлфия Байкова 16 март көнне 3 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә «Балалар үсеше клубы» на баруны оештырды. Чара файдалы күнекмәләр һәм осталык алу, күзаллауларны киңәйтү һәм яңа тәэсирләр алу, ата-аналарга балаларны тәрбияләүдә һәм үстерүдә ярдәм итү максатыннан үткәрелде.

Кожевникова Ирина Александровна социаль өлкәдә 2009 елдан бирле эшли. Аның вазифасына күп нәрсә керә: ул гаиләгә нинди социаль ярдәм кирәклеген билгели, социаль патронаж үткәрә, социаль хезмәт алучыларга социаль-педагогик, социаль-хокукый һәм социаль-медицина хезмәтләрен күрсәтә, үз компетенциясе кысаларында, балалы гаиләләргә социаль яклау мәсьәләләре буенча консультацияләр бирә.

Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы кысаларында 15 нче март көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Рәмзилә Хафизова 13 нче социаль участокта «Татарстан – минем горурлыгым» программасыннан «Минем гаиләм традицияләре» дигән төркемле дәрес үткәрде. Әлеге чара хезмәт сөючәнлек, кунакчыллык, якыннар турында кайгырту, бәйрәмнәр оештыру һәм бергә ял итү мисалында «гаилә традицияләре» төшенчәсенең әһәмиятен ачу максатыннан үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International