2022 елның 12 мартында Татарстан Республикасының Мамадыш шәһәрендә интеллектуаль тайпылышлары булган балалар арасында өстәл теннисы буенча беренчелек үткәрелде. Татарстанның төрле районнарыннан спортчылар килде. Алар арасында Саба районыннан 10 спортчы бар, шуларның берсе – безнең балалар йортында тәрбияләнүче балалар. Безнең тәрбияләнүчебез Камил Вәлиев өстәл теннисы буенча лаеклы чыгыш ясады һәм 1 урынны яулады.