Балигъ булмаганнар арасында караучысызлыкны һәм хокук бозуларны кисәтү буенча эш кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Диләрә Борисова 15 март көнне «Ышаныч телефоны – җаваплы тәртипкә адым» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Чара балалар өчен ышаныч телефоны эшенең билгеләнеше турында мәгълүмат бирү, авыр тормыш хәлләрендәге ышаныч телефонына мөрәҗәгать итүнең мотивациясен формалаштыру максатыннан үткәрелде.
Дәрес түбәндәге сораулар буенча фикер алышудан башланды. «Авыр тормыш ситуациясе килеп чыккан очракта сез кемгә мөрәҗәгать итәсез?», «Нәрсә ул «ышаныч»? кебек сораулар бирелде. Кайбер катнашучылар үзләренең борчулары турында әти-әниләренә сөйләүләре, башкалары - дуслары белән аралашулары, өченчеләр исә бер кешегә дә сөйләмибез, чөнки бу кешегә ышана алачакмы-юкмы икәнен белмилбез дип җавап бирделәр. Аннары белгеч балаларга телефон психологик ярдәме турында сөйләде: анда нинди эшләр башкарыла, кем өчен мондый ярдәм барлыкка килгән, анда кем мөрәҗәгать итә ала икәнен искәртте. Балаларның ышаныч телефонына мөрәҗәгать итүенең берничә хәлен карадылар, «ышаныч телефоны»ның төп принциплары анализланды: хөрмәт, катгый конфиденциальлек, анонимлык, иреклелек. Алдагы күнегүләр барышында катнашучылар ышаныч телефоны эшенең уңай якларын билгели алдылар, аның өчен шигырьләр уйлап таптылар, башка катнашучының хәлен аңларга һәм борчылырга өйрәнделәр. «Шалтырат» рольле уены барышында балалар проблемалы хәлләр булган карточкалар сайладылар һәм ышаныч телефонына «шалтыраттылар», консультант ролендә белгеч чыгыш ясады.
Дәрес ахырында балалар ышаныч телефоны кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр, чөнки анда сине тыңлыйлар, аңларлар һәм, һичшиксез, ярдәм итәчәкләр. Шулай ук балалар үзләренең кесә телефоннарына 8-800-2000-122 номерын яздылар.
Дәрестә 9 балигъ булмаган бала катнашты.