Балигъ булмаганнарның караучысызлыгын кисәтү эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Гөлнара Гизатуллина 10 нчы социаль участокта «Мин һәм минем хокукларым» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Чараның максаты булып балигъ булмаганнарның хокукый культурасын формалаштыру һәм гражданлык-әхлакый сыйфатларын тәрбияләү торды. Чарада 14 бала катнашты.
Дәрес «Соңгы көннәрдә сезнең тормышыгызда нәрсәләр булды?» соравы белән башланып китте. Катнашучылар бу көннәрдә алар тормышында нәрсә яхшы, нәрсә начар булуы турында сөйләделәр. Бу күнегү балаларда үз-үзеңне, шулай ук үз дусларыңны анализлау сәләтен үстерүгә ярдәм итте. «Мин һәм минем хокукларым» күнегүендә балалар үз хокукларыннан исемлек төзеделәр, балалар хокуклары беркетелгән хокукый документларны атадылар, «Кеше кайчан хокук ала?» соравына җавап эзләделәр.
Йомгаклау даирәсендә гомуми нәтиҗә ясалды: балалар дәүләт һәрвакыт аларның мәнфәгатьләрен кайгыртачак һәм яклаячак, бөтен кешегә үз иленең тулы хокуклы гражданины булу хокукын тәэмин итәчәк, үз хокукларыңны белү бик файдалы, бу үз-үзенә ышаныч бирә кебек фикерләр яңгырады.
Дәрес ахырында белгеч балаларга «Бала хокуклары һәм бурычлары» дигән белешмәлек таратты.