«Ничек дөрес тукланырга»

2022 елның 18 марты, җомга

Сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру эше кысаларында 17 нче март көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгенең социаль эш буенча белгече Анжела Хайрова 17 нче социаль участокта «Ариадна җепләре» программасыннан «Ничек дөрес тукланырга» дигән төркемле дәрес үткәрде. Азык-төлекнең сәламәтлеккә йогынтысы турында күзаллауны формалаштыру, азык-төлек кыйммәтләре буенча төп продуктларны аера белүгә өйрәтү, азык-төлекне сайлаган өчен җаваплылык хисен үстерү максатыннан үткәрелгән чарада 14 бала катнашты.

Дәрес башында «Баллы-тозлы-әче» исеме астында күнегү үткәрелде. Балалар бик тиз актив эшчәнлеккә кушылдылар, белгечнең катлаулы сорауларына җавап бирделәр. Аннары балалар продуктларда төп туклыклы матдәләрнең эчтәлеге турында фикер алыштылар, белгеч «дөрес туклану» төшенчәсен аңлатты. Шулай ук организмга аксым, май һәм углевод кебек матдәләрнең ни өчен кирәклеге турында белделәр, туклану режимын үтәү турында фикер алыштылар. Практик өлештә балалар бер көнгә меню төзергә дигән бирем алдылар. Меню буенча фикер алышканнан соң, белгеч дөрес туклану режимы турында сөйләде.

Йомгаклау әйләнешендә балалар, сәламәтлекне саклауда дөрес туклану төп юнәлешләрнең берсе булып тора, дигән нәтиҗә ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International