Татарстан Республикасында цифрлаштыру елы кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Ландыш Зарипова 17 март көнне 14 нче социаль участогында «Критик кабул итү фильтрлары» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Чара яшүсмерләрдә массакүләм мәгълүмат чараларының манипулятив йогынтысына каршы тора белүләрен үстерү, медиатекстны критик анализлауның беренчел тәҗрибәсен үстерү, медиатекстны анализлау һәм бәяләү сәләтләрен үстерү максатларында үткәрелде.
Белгеч катнашучылар белән бергә “Челтәрдәге тискәре мәгълүматтан үзеңне ничек якларга? Нинди чыганакларга ышанырга кирәк? Алдакчылар кармагына ничек эләкмәскә?” сорауларына җавап эзләүдән башланды. Аннары веб-сайтлар белән кәрәзле телефоннар ярдәмендә практик эш алып барылды: һәр яшүсмер позитив контент булган һәм социаль, мәдәни яки белем бирү кыйммәтенә ия булган кызыклы, файдалы һәм танып-белү интернет-ресурсын сайларга тиеш булды. 20 минут дәвамында катнашучылар Интернетта сайланган сайтны аерым өйрәнделәр, аның барлык бүлекләре һәм мөмкинлекләре белән таныштылар, шуннан соң аның буенча кечкенә генә хикәя-презентация әзерләделәр. «Яшеренгән хәбәрләр» күнегүләре барышында төркемнең һәр катнашучысы биремле карточка алды, анда танылган әкият буенча төшерелгән фильмның рекламасы бар иде. Һәр катнашучының бурычы булып 5 минут эчендә үзе тәкъдим иткән фильмның нинди әкият буенча төшерелгәнлеген белү торды. Аннары катнашучылар чиратлап текстны үз карточкаларыннан укыдылар, ә икенчеләре: «Сезгә укылган реклама хәбәре ошыймы? Бу фильмга сез барыр идегезме? Бу фильмның нинди әкият буенча төшерелгәнен сез чамаладыгызмы?» кебек сорауларга җавап бирделәр.
Гомумән, дәрес күңелле атмосферада үтте. Балалар коллективта тату һәм бердәм эш күрсәттеләр. Чарада 10 балигъ булмаган бала катнашты.