Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Марта Камалова «Игелек буыны» отряды волонтерлары белән берлектә төрле чаралар даими рәвештә үткәрә. Бу юлы алар белән берлектә «Үлем белән кайда сәүдә итәләр» Бөтенроссия акциясе кысаларында 7 нче социаль участокта наркомания,эчкечелек, тәмәке тартуны кисәтүгә юнәлдерелгән “Бергәләшеп бәла-казага каршы” акциясе үткәрелде.
Волонтерлар үтеп баручыларга психоактив матдәләрнең зыяны турында мәгълүмат һәм наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча федераль хезмәтләрнең телефон номерлары белән буклетлар тараттылар.
Барлыгы 28 буклет таратылды.