"Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат-йорты"ның “Шәфкатьлек” бүлегендә "Язгы кояш" дип исемләгән кәгазьне кисеп ябыштыру шөгыле.

2022 елның 16 марты, чәршәмбе

2022 нче елның 16 нчы март көнне   "Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат-йорты"ның “Шәфкатьлек” бүлеге тәрбиячесе Яруллина Р.Р. " Язгы кояш " дип исемләгән кәгазьдән кисеп ябыштыру шөгылен үткәрде.

  Максат:  төсле кәгазь белән эшләү күнекмәләрен формалаштыру, кәгазьдән кисеп ябыштыру кызыксыну уяту, бармакларның хәрәкәтчәнлеген, вак моториканы, фантазияне  үстерү.

Иң яхшы материалларның берсе-кәгазь. Кәгазьдән кисү-бик мавыктыргыч шөгыль. Алдан әзерләнгән шаблоннардан файдаланып та, балалар төрле әйберләр ясыйлар.

Дәрестә балалар тәрбияче ярдәме белән, төсле кәгазь һәм клей кулланып, язгы кояш ясадылар. Балалар бик тырыштылар һәм канәгать калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International