«Әни+бәби» клубы эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль педагогы Әлфия Байкова 16 март көнне 3 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә «Балалар үсеше клубы»на баруны оештырды. Чара файдалы күнекмәләр һәм осталык алу, күзаллауларны киңәйтү һәм яңа тәэсирләр алу, ата-аналарга балаларны тәрбияләүдә һәм үстерүдә ярдәм итү максатыннан үткәрелде.
Оешма хезмәткәре башта катнашучылар өчен уңайлы клуб буенча таныштыру экскурсиясе үткәрде, төрле материаллар белән уен һәм сенсор бүлмәләрен күрсәтте. Пластмасса конструкторлары, китап-гармошкалар, агачтан пазл-вкладышлар, кызыклы уенчыклар, интерактив сенсор өстәле, тактиль панельләр балаларның психик үсешенә һәм вак моторикасына ярдәм итә. «Дуслар очрашуы» дип аталган төркем дәресендә балалар өчен сөйләм, игътибар, җитезлек һәм хәрәкәтләрне координацияләүгә юнәлдерелгән мавыктыргыч уеннар, биремнәр үткәрелде. Балалар рәхәтләнеп иҗат өчен материаллар белән эшләделәр, йомшак батутларда уен бүлмәләрендә күңелле һәм тату уйнадылар.
Дәрес ахырында әниләр баланы тәрбияләү, укыту һәм үстерү буенча үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.
Балалар һәм әниләр клубтан бик канәгать калдылар, хис-кичерешләре белән уртаклаштылар, бик күп уңай эмоцияләр алдылар.