ЯҢАЛЫКЛАР


16
март, 2022 ел
чәршәмбе

15 нче мартта Татарстан Республикасында цифрлаштыру елы кысаларында 2 нче социаль участокта Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Эльза Сәмигуллина «Медиа белән аралашу культурасы» дигән темага дәрес үткәрде. Чара «медиаграмотлык», «медиакультура», «медиабелем» төшенчәләрен актуальләштерү, интервью уздыру күнекмәләренә өйрәтү максатыннан үткәрелде.

16 нчы март көнне юл хәрәкәте иминлеген арттыру, юл-транспорт һәлакәтләрен һәм аларның авыр нәтиҗәләрен киметү буенча эш кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Анжела Хәйрова «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ вәкиле Илсөя Сафонова белән берлектә социаль куркыныч хәлдә булган 20 балигъ булмаган бала арасында «Яктылыкны кире кайтаручы элементларны куллан» дигән викторина үткәрде.


15
март, 2022 ел
сишәмбе

 2022 нче елның 15 нче мартында «Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар балалар интернат-йорты»нда  кече төркемендә  тәрбияче Васильева Э.Р. "Саф һава сәгате "дигән чара үткәрде.

«Радость» үзәге базасында балалы гаиләләрне максатчан карау кысаларында яшь хезмәт алучылар өчен «Һөнәр дөньясы» чарасы узды. Балаларны профориентацияләүнең төп максаты - аларны булачак һөнәрне аңлы рәвештә сайлауга әзерләү, ә бу сайлау өч компоненттан: кешенең кызыксынуы һәм сәләтләреннән, һөнәргә һәм җәмгыять соравыннан тора.


14
март, 2022 ел
дүшәмбе

«Нәтиҗәле хезмәттәшлек» программасы кысаларында 11 март көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль эш буенча белгече Марина Вахрушева 5 нче социаль участокта «Үзеңне кабул итү» дигән чара үткәрде. Үз характерындагы үзенчәлекләрне өйрәнү һәм билгеләү, коллективны формалаштыру этаплары, коллективтагы рольләрне бүлү максатыннан үткәрелгән чарада 8 балигъ булмаган бала катнашты.


11
март, 2022 ел
җомга

Социаль хезмәт күрсәтүләрдән файдаланучыларны социальләштерү һәм аларның мәдәни, танып белү һәм рухи үсешкә ихтыяҗын канәгатьләндерү максатында Зәй муниципаль районының «Радость» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында өлкән яшьтәге гражданнар һәм когнитив тайпылышлары булган инвалидлар өчен көндезге бүлектә «Виртуаль туризм» программасы гамәлгә ашырыла.

2022 елның 11 нче март көнне Тимершик авыл клубында Югары Утар балалар йорты – интернат коллективы «Җырлыйк әле…» дигән конөерт тамаша күрсәтте. Әлеге концерт ТАССР төзелүнең 100 еллыгына, Саба районы оешуның 90 еллыгына һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыга багышланган.

Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Ольга Луб “Әйдәгез, аралашабыз” шөгыльләр өиклыннан «Робинзоннар» дигән дәрес үткәрде. 10 март көнне балигъ булмаганнарны реаль тормышта аралашуга мотивлаштыру максатыннан үткәрелгән чарада 7 бала катнашты. 

«Аеклык ноктасы» клубы эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Наталья Емельянова 9 март көнне «Үз – үзеңне бәяләү» дигән темага дәрес үткәрде. Максат: адекват самооценка күнекмәләрен үстерү.

Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Наталья Емельянова 9 март көнне «Якын кешеләр» клубы эше кысаларында 5 катнашучы белән «Үзара аңлашуны яхшыртабыз» дигән темага дәрес үткәрде. Максат: гаилә эчендәге мөнәсәбәтләрне җайга салу.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International