18 нче март көнне «Тегүчелек эше» юнәлеше буенча хезмәт реабилитациясе кабинетында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Ландыш Зарипова «Кием-салым бизәү өчен брошка ясау» дигән темага дәрес үткәрде. Фоамиран белән эшләү күнекмәләрен ныгыту, иҗади карашны үстерү максатыннан үткәрелгән чарада социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 6 гаилә катнашты.
Балигъ булмаганнарга патриотик тәрбия бирү эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль педагогы Елена Макарова «Туган ягыбызның тере утларына» дигән виртуаль экскурсиядә катнашу өчен китапханәгә баруны оештырды. Кама Аланы бистәсенә нигез салынуның 40 еллыгына багышланган чарага 29 балигъ булмаган бала килгән иде.
Тарихи вакыйга - Кырымның Россия белән кушылуы көне алдыннан бөтен илдә тематик чаралар үткәрелә. Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Миләүшә Авзалова хезмәткәрләр өчен "Россия һәм Кырым - уртак язмыш" дигән методик сәгать үткәрде.
Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль педагогы Елена Макарова тарихи вакыйга – Кырымның Россия белән кушылу көне уңаеннан үзәктә «Кырым – ул Россия» дип исемләнгән стенд әзерләде.
4 нче социаль участокта сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Римма Борисова 18 март көнне «Ариадна җепләре» программасыннан «Үз көнеңне ничек оештырырга» дигән дәрес үткәрде. Чара балаларда дөрес көн тәртибе турында күзаллауны үстерү, спорт, физик культура белән шөгыльләнүгә мотивация формалаштыру максатыннан үткәрелде.
2022 елның 18 мартында «Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат – йорты» дәүләт казна учреждениясендә кече төркем тәрбиячесе Шакирова Эльмира Данил кызы "Кырым Россия тарихында" дигән темага тарихи сәгать дәресе үткәрде.
Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Ирина Кожевникова балалар өчен ышаныч телефоны турында мәгълүмат бирү эше кысаларында «Үзеңне кыерсытырга ирек бирмә» дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрде. Чара 17 март көнне 16 нчы социаль участокта балигъ булмаганнарга балалар өчен ышаныч телефоны эшенең билгеләнеше турында мәгълүмат бирү, авыр тормыш хәлләрендәге ышаныч телефонына балаларның мөрәҗәгать итү мотивациясен формалаштыру максатыннан үткәрелде.
«Росток» клубы эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль педагогы Олеся Минһаҗетдинова «Май чабу ярминкәсе» дигән төркемле дәрес үткәрде. Чараның максаты булып рус гореф-гадәтләрен, халык бәйрәмнәрен, уеннар, күңел ачуларын белү һәм саклау теләге тәрбияләү торды.
Балигъ булмаганнарны патриотик рухта тәрбияләү эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Алевтина Коровина 17 март көнне 3 нче социаль участокта Кырымның Россия Федерациясе белән кушылуы көне уңаеннан «Россия Кырым - бердәм» дип исемләнгән тематик әңгәмә үткәрде. Үз Ватаныбыз тарихына мәхәббәт һәм хөрмәт күрсәтү максатыннан үткәрелгән чарада 15 яшүсмер катнашты.