ЯҢАЛЫКЛАР


18
июнь, 2019 ел
сишәмбе

Баулы интернат - йорты белгечләре Крым-Сарай авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә социаль хезмәт алучылар өчен «Кече Сабантуй» чарасы оештырдылар һәм үткәрделәр.

     Мамадыш картлар һәм инвалидлар интернат- йортында “Тормыш белән бүлеш” дип аталган әңгәмә узды. Ул дөньякүләм донорлар  көненә багышланган иде.

Татарстан Республикасында эшче һөнәрләр елы кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль эш буенча белгече Анастасия Ильина социаль ярдәм күрсәтүдә торучы 15 бала өчен «Һөнәр сайлау нигезләре» курсыннан «Массакүләм мәгълүмат чаралары һәм нәшрият белән бәйле һөнәрләр» дигән төркемле чара уздырды.

Могҗизалар илендәге  Алисә

Бүген “Яр Чаллы шәһәре” округында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Солнышко” үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясе балаларын «КАМАЗ» мәдәният йорты мәдәни-массакүләм бүлеге аниматорлары «Могҗизалар илендәге Алисә " программасы белән сөендерделәр.  Тамаша барышында балалар табышмаклар чиштеләр, балыкларны магнитлы кармаклар белән тоттылар, кулларын һәм рәсемнәр ясадылар. Ә "Лети, лети, лепесток" уены күпме уңай эмоцияләр уятты.

Могҗизалар иле геройлары уенга бар кешене дә җәлеп иттеләр,балалар һәм аларның әти-әниләренең дә күңелләрен ачтылар. Кунакларны озатканда, балалар  аларга танып-белү чарасы өчен рәхмәт белдерделәр һәм очрашулар еш, тагын да кызыклырак булыр дип  өметләнеп калдылар.

 

Менделеев муниципаль районының "Өмет Яры" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге дәүләт автоном учреждениесенең социаль хезмәткәре Заболотникова Татьяна Леонидовна "Махсус премия" "Социаль эштә озак еллар эшләү өчен" номинациясендә катнашып беренче урын алды.

        Яр Чаллы шәһәре «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә социаль эш буенча белгеч Мәдинә Хажарова социаль хезмәт алучылар өчен «Серле сурәтләр» дигән мини-тренинг үткәрде.


17
июнь, 2019 ел
дүшәмбе

2019 елның  17 июнендә Кукмара муниципаль район халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре Шайдуллина Ленара Вильсор кызы һәм Мифтахова Гөлия Ибраһим кызы    ведомствоара  “Без бергэ” исемле программа буенча Кукмара муниципаль район шифаханасендә йөкле хатынкызлар белән очрашу үткәрелде.

 Суда куркынычсызлык ГАУСО КЦСОН "Надежда"

Бүген ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Федоровка картлар һәм инвалидлар интернат йорты»нда  ДПО «Агроком-Сервис» укытучысы Гареев Айдар Зәйтүн улы җитәкчелегендә янгын-техник минимум программасы буенча интернат йорт һәм министрлыкка караган Чирмешән муниципаль районы учреждениеләре хезмәткәрләре өчен күчмә укыту оештырылды.

«Сәламәтлек баскычы» программасы 2019 нчы елның 13 нче июне көнне “Веста” үзәге белгече Ләйсән Сунеева сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән 8 бала өчен «Хәрәкәт әлифбасы» дигән төркемле дәрес үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International