Мамадыш картлар һәм инвалидлар интернат- йортында “Тормыш белән бүлеш” дип аталган әңгәмә узды. Ул дөньякүләм донорлар көненә багышланган иде.
Өлкән шәфкать туташы Мингазова Илүсә Габделбаровна бер кеше берничә кешегә булыша алуы турында сөйләде. Кан донорлары- кешеләрне коткаручы, башка кешегә үз каннарын бирүчеләр. Миллионлаган кешеләр үзләренең гомерләре белән кан биручеләргә рәхмәтле.
Әңгәмәнең төп максаты- донор канының авырулар өчен дарудан да өстен, алыштыргысыз булуын аңлату, күзаллау.
Донар каны ярдәмендә тормышларын дәвам итүчеләр, үзләренә ярдәм иткән, яңа тормыш бүләк иткән кешеләргә күптапкырлар рәхмәт әйтәләр.