Бүген ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Федоровка картлар һәм инвалидлар интернат йорты»нда ДПО «Агроком-Сервис» укытучысы Гареев Айдар Зәйтүн улы җитәкчелегендә янгын-техник минимум программасы буенча интернат йорт һәм министрлыкка караган Чирмешән муниципаль районы учреждениеләре хезмәткәрләре өчен күчмә укыту оештырылды.
Янгын-техник минимум кысаларында укуларны үткәрүнең төп максаты булып хезмәткәрләрне янгын куркынычсызлыгы өлкәсендә актуаль норматив документлар таләпләрен, янгыннарны нәтиҗәле кисәтүне тәэмин итә торган методлар куллану, янгын чыккан очракта гамәли үз-үзеңне тоту күнекмәләре, ут яисә төтен аркасында зыян күргән кешеләргә беренче ярдәм күрсәтү кагыйдәләрен хезмәткәрләргә җиткерү булып тора.
Мәгълүматны максималь рәвештә кабул итү өчен, янгын куркынычсызлыгы темасына видеофильмнар күрсәтелде.