«Кече сабантуй»

2019 елның 18 июне, сишәмбе

Баулы интернат - йорты белгечләре Крым-Сарай авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә социаль хезмәт алучылар өчен «Кече Сабантуй» чарасы оештырдылар һәм үткәрделәр.

Чараның максаты-Сабантуй бәйрәмен үткәрү үзенчәлекләре белән танышу, татар халкының традицион мәдәнияте, аның теле, шигърияте белән кызыксыну уяту.

Социаль хезмәт алучылар өчен төрле конкурслар, уеннар һәм викторина әзерләнгән иде. Бүләкләр һәм тәм-томнар тапшыру бәйрәмнең иң күңелле өлеше булды.

Бу исә социаль хезмәт алучыларга иҗади потенциалны тормышка ашырырга, үзара мөнәсәбәтләрне җайга салырга, бер-берсе белән гармонияле яшәргә һәм янәшәдәге кешеләр белән яхшы мөнәсәбәтләр корырга мөмкинлек бирде.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International