Могҗизалар илендәге Алисә
Бүген “Яр Чаллы шәһәре” округында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Солнышко” үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясе балаларын «КАМАЗ» мәдәният йорты мәдәни-массакүләм бүлеге аниматорлары «Могҗизалар илендәге Алисә " программасы белән сөендерделәр. Тамаша барышында балалар табышмаклар чиштеләр, балыкларны магнитлы кармаклар белән тоттылар, кулларын һәм рәсемнәр ясадылар. Ә "Лети, лети, лепесток" уены күпме уңай эмоцияләр уятты.
Могҗизалар иле геройлары уенга бар кешене дә җәлеп иттеләр,балалар һәм аларның әти-әниләренең дә күңелләрен ачтылар. Кунакларны озатканда, балалар аларга танып-белү чарасы өчен рәхмәт белдерделәр һәм очрашулар еш, тагын да кызыклырак булыр дип өметләнеп калдылар.