Яр Чаллы шәһәре “Доверие” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре үзләренең яшь социаль хезмәт алучыларына экологик тәрбия бирүгә зур игътибар бирәләр, чөнки табигатькә карата кызыксыну балачактан ук тәрбияләнеп килергә тиеш.
Бүген безнең картлар һәм инвалидлар интернат-йортына Мулланур Вахитов исемендәге гимназия укучылары килеп киттеләр.
Кенәбаш авылында яшәүче Насретдинова Фәриха Гыйләҗетдин кызына 16 июнь көнне 90 яшь тулды.
Тукай районының картлар hәм инвалидлар йортында кояштан саклану турында сөйләшү үтте.
Тукай районының картлар hәм инвалидлар йортында шәфкать туташы Зарифуллина Гөлфия кояштан саклану турында сөйләшү уткәрде. Кояшлы эссе җәй бөтенебезне сөендерә. Әмма кояш нурлары назлый да, җәрәхәтли дә беләләр. Төшке вакытта: сәгать 11:00 дән алып 16:00 га кадәр аралыкта урамда, туры кояш нурлары астында йөрмәү яхшы булыр, күбрәк су эчәргә дип тагын бер кат социаль хезмәт алучылар эйтелде.
Яр Чаллы шәһәре «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең социаль хезмәт алучылары хезмәт буенча инструктор Зәмфирә Суфьянова белән «Сабантуй 2019» бәйрәмендә катнаштылар һәм кулдан ясалган эшләнмәләрдән күргәзмә-ярминкәсе оештырдылар.
“Кояшлы” балалар савыктыру лагерының беренче сменасында 45 бала ял итә. Алар арасында күпбалалы, аз тәэмин ителгән һәм авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр дә бар.
“Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында” « Изотерапия» - иҗат аша дәвалау.
”Чирмешән муниципаль районында ”Мәрхәмәтле йөрәк” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге”нең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Людмила Малешина ”2014-2020 елларда Татарстан Республикасында физик культура, спорт һәм туризм үсеше һәм яшьләр сәясәтен тормышка ашыруның нәтиҗәлелеген арттыру” программасы кысаларында ”Бергә уйныйбыз!” дип исемләнгән спорт бәйрәме оештырды.
Безнең уңышлар
Беркемгә дә сер түгел, авыр тормыш хәлендә булган кеше белән эшләүче белгечләргә күпме сабырлык, игътибарлылык һәм сизгер мөнәсәбәтле булу кирәк булганы. Һәм без ышаныч белән шуны әйтә алабыз: “Яр Чаллы шәһәре” округында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Солнышко” үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясендә нәкъ менә шундый белгечләр эшли дә инде. Алар инвалид балалар тәрбияләүче ата-аналарга, балаларга квалификацияле ярдәм күрсәтү генә түгел, һәр кешене тыңлый, сүз белән дә, эш белән дә булыша беләләр.
Шушы көннәрдә «Корстон-Казан» кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында Социаль хезмәткәр көненә багышланган тантаналы чарада «Татарстан Республикасы социаль хезмәт күрсәтү учреждениясе иң яхшы хезмәткәре"» конкурсында җиңүчеләргә дипломнар тапшырдылар. Үзәгебез психологы Салиманова Г.П. беренче урын яулады. Шулай ук хезмәт буенча инструктор Панова Е. В. катнашында ярымпрофессиональ Silver машинасында перфокарт ярдәмендә төрле төстәге орнаментларны машина белән бәйләү технологиясе буенча мастер-класс оештырды.
Хезмәттәшләребезгә киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!