Күңелле Сабантуй
Сабантуй бөтен җирдә дә яраткан һәм халык бәйрәме булып тора. Ул бик күптән билгеләп үтелә, бүгенге көнгә кадәр яраткан бәйрәм булып кала.
19 июнь көнне “Яр Чаллы шәһәре” округында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Солнышко” үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясе 43 бала һәм аларның әти-әниләре өчен тәрбияче Зарипова В. Ф. һәм музыка җитәкчесе Городилова Н. Г. күңелле бәйрәм – Сабантуйны уздырдылар.
Татар халык әкияте герое - Камыр батырның кунакка килүе көтелмәгән вакыйга булды. Бәйрәм Герое балаларны «Чүлмәк вату», «Көрәш», «Йомырка белән йөгерү», “Капчык белән сугышу» һәм башка милли уеннарда катнашырга чакырды. Һәр җиңүчене бүләк көтә иде. Күңелле Сабантуй бик күп уңай тәэсирләр калдырды һәм барысына да күтәренке кәеф бүләк итте.
Борынгы философлар музыка-ул иң зур көч, дип раслый. Ул кәефне күтәрергә ярдәм итә.
Приютта музыка көне узды, көне буе матур музыка яңгырады. Балалар «Кеше тормышында музыка роле» дигән темага Тургай радиосында чыгыш ясадылар, төрле музыка кораллары белән таныштылар һәм җырлар конкурсы оештырдылар.
18нче июнь көнне, “Социаль туризм” программасы кысаларында, Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучы унике кеше Казанның шәһәрендә булдылар.
2019 елның 18 июнь көнне Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты - интернатының “Шәфкатьлелек” бүлегендә тәрбияче Шакирова Эльмира Данил кызы шәхси-уен формасында дәрес үткәрде.
2019 елның 18 июнь көнне Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты - интернатының “Шәфкатьлелек” бүлегендә тәрбияче Шакирова Эльмира Данил кызы шәхси-уен формасында дәрес үткәрде.
2019 елның 18 июнендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Су асты дөньсы ” дигән танып – белү шөгыле булып узды.
Ел саен Алабуга шәһәренең «Доверие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре әти-әниләр һәм балаларның медиа куркынычсызлык буенча белемнәренең дәрәҗәсен күтәрүгә, мәгълүмати продукцияне мөстәкыйль куллану күнекмәләрен формалаштыруга юнәлдерелгән чаралар уздыра.
Интернет - хәвеф-хәтәрләрне һәм янауларны кисәтү буенча эш кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге белгече Гөлназ Веселовская яшүсмерләр медиакультурасын формалаштыру «Мәгълүмати навигатор» программасы кысаларында балигъ булмаганнар өчен “Медиа белгечләре” дигән медиа-белем бирү практикумы үткәрде.
18 нче июнь көнне «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Ләйсән Насырова “Тормыш матур!” программасын тормышка ашыру кысаларында «Минем максатым» тренингы үткәрде.
«Мәрхәмәтле йөрәк» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә өч елдан артык инде “Фемида дәресләре” хокукый клубы эшләп килә.