Участок эш кысаларында ОСПСД белгечләре тарафыннан суда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүгә юнәлдерелгән мәгълүмати - агарту эш үткәрелде.
Суда балаларның куркынычсызлыгы тулысынча аларның әти-әниләренә бәйле. Шуңа күрә сулыклар янында ял иткәндә һичшиксез үтәлергә тиешле беренче кагыйдә болай яңгырый: су коену бары тик мондый максатлар өчен махсус билгеләнгән урыннарда гына мөмкин.
Әлеге мәгълүматны балаларга кечкенәдән үк аңлата башларга кирәк. Тормыштан төрле мисаллар китереп, үзең үрнәк күрсәтеп, шәхси тәҗрибәң белән уртаклашып, суда үз-үзеңне дөрес тотмау нинди аяныч нәтиҗәләргә китерәчәге турында ачыктан-ачык әйтеп аңлатырга кирәк.
Суда бәхетсезлек очракларын булдырмас өчен, иң беренче чиратта ата-аналарның үзләренә иң гади кагыйдәләргә таянып эш итәргә кирәк. Аннары су коенырга барырга җыенганда, һичшиксез, бу кагыйдәләрне кече яшьтәге гаилә әгъзаларының исләренә тагын бер кат төшерү зарур.
Суда куркынычсызлык техникасы буенча балалар өчен бик күп төрле материаллар бар. Бу – шигырьләр, рәсемле китапчыклар, бу тема буенча уен һәм күрсәтмә әсбаплар кергән методик эшләнмәләр.
Суда куркынычсызлык чараларын төгәл үтәү куркаклык түгел, ә саклану чаралары. Бу кагыйдәләрне үзегез дә үтәп, балаларыгызга да өйрәтегез. Ул чакта гаилә белән сулыклар янында, аның аяныч нәтиҗәләре булырга мөмкин дип борчылмыйча, рәхәтләнеп ял итәргә була.