Яр Чаллы шәһәре «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль эш буенча белгеч Мәдинә Хажарова социаль хезмәт алучылар өчен «Серле сурәтләр» дигән мини-тренинг үткәрде.
Чараның максаты: яшәү рәвеше турында күбрәк белү hәм бер-береңә кызыксынучанлык уяту, катнашучылар арасында үзара җылы мөнәсәбәтләр булдыру иде .
Сайлап алган төрле тематикалы картиналар ярдәмендә катнашучылар: архитектура, хайваннар, үсемлекләр, табигать, төрле хисләр (кайгы, шатлык, күңел төшенкелеге) аша бүгенге тормышка башкаларның карашлары hәм яңа ысуллар кулланып, төрле ситуацияләрдән чыгу юллары белән таныштылар.
Мини-тренингны социаль хезмәт алучылар ешрак үткәрергә тәкъдим иттеләр, чөнки мондый чараларда үз уйларыңны, хисләреңне белдерү мөмкинлеге булдырыла.
Чарада 9 кеше катнашты.