«Массакүләм мәгълүмат чаралары һәм нәшрият белән бәйле һөнәрләр». Түбән Каманың «Веста» үзәге

2019 елның 18 июне, сишәмбе

Татарстан Республикасында эшче һөнәрләр елы кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль эш буенча белгече Анастасия Ильина социаль ярдәм күрсәтүдә торучы 15 бала өчен «Һөнәр сайлау нигезләре» курсыннан «Массакүләм мәгълүмат чаралары һәм нәшрият белән бәйле һөнәрләр» дигән төркемле чара уздырды. Максат: балаларга массакүләм мәгълүмат чаралары һәм нәшрият белән бәйле һөнәрләр турында мәгълүмат бирү.

Белгеч һөнәр алу өчен нәрсә эшләргә кирәклеге һәм теге яки бу һөнәр өчен нинди сыйфат кирәк дигән сорау белән үзенең дәресен башлады. Аннары белгеч балаларга тәкъдим ителгән төшенчәләр буенча һөнәрне белергә тәкъдим итте. Шулай итеп, дәрестә катнашучылар журналист һөнәре турында белделәр. Тапшыру эфирга чыксын өчен, ә мәкалә электрон яки басма рәвештә бастырылсын өчен, күп кенә белгечләр: журналистлар, мөхәррирләр, корректорлар, рәссам-иллюстраторлар, верстальщиклар, дизайнерлар, контент-менеджерлар, операторлар, телевидение алып баручыларына бик күп тырышырга кирәк. “Журналист” күнегүендә катнашучылар журналистка төрле һөнәрләр, аларның эш графигы һәм эш көне турында сөйләргә тиеш булдылар.

Балаларга дәрес бик ошады, алар журналистны бик теләп сурәтләделәр һәм башка һөнәрләр турында белделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International