Социаль хезмәткәрләрнең һөнәри эшчәнлеген стимуллаштыру өчен ел саен "Социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең иң яхшы хезмәткәре " дигән Бөтенроссия конкурсы үткәрелә. Аның максаты - социаль хезмәткәрләр һөнәренең дәрәҗәсен күтәрү, өлкән кешеләр, инвалидлар, балалар, гаиләләр белән эшләүнең алдынгы технологияләрен тарату.
2019 елда Менделеев муниципаль районының "Өмет Яры" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге дәүләт автоном учреждениесенең социаль хезмәткәре Заболотникова Татьяна Леонидовна "Махсус премия" "Социаль эштә озак еллар эшләү өчен" номинациясендә катнашып беренче урын алды.
Татьяна Леонидовна бу өлкәдә 1993 елдан бирле эшли. Өлкән яшьтәге кешеләргә, мәңгелек кешелек кыйммәтләре һәм милли гореф-гадәтләрен йөртүчеләргә карата дустанә мөнәсәбәт, үз кул астындагыларга ихлас кызыксыну күрсәтү, хезмәт күрсәтүчеләрнең ышанычын һәм аларның хезмәттәшлек итәргә теләкен яуларга мөмкинлек бирде.
Зур хезмәт стажы һәм хезмәттәшләренең, өлкәннәрнең ярдәме лаеклы җиңү яуларга мөмкинлек бирде.