Эш һөнәрләре елы кысаларында Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр «РИТЭК» ПОА грант акчасына откан «BROTHER» исемле чигү машинасы белән таныштылар.
Россия Президенты Указы буенча 2019 ел "Мәдәният театр елы" дип игълан ителде. Шушы уңайдан Менделеев муниципаль районында «Өмет Яры «халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар өчен театр елына багышланган чаралар күп тапкыр уздырыла. Шундый чараларның берсе бу атнада – «Хатирәләр терапиясе» технологиясеннән файдаланып, «Нинди театрларда булдым» дигән әңгәмә үткәрелде.
Социаль адаптация үзәгендә «Перекресток» 21 июнендә «Сабантуй» бәйрәме үткәрелде.
Яр Чаллы шәһәре «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә өлкән белгеч Альбина Исмәгыйлева һәм Роспотребнадзорның Яр Чаллы территориаль бүлеге әйдәп баручы белгеч-эксперты Флюра Шәйдуллина социаль хезмәт алучылар өчен мәгълүмати-консультация оештырдылар.
20 июнь көнне Азнакай муниципаль районында «Омет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә башлангыч сыйныф укучылары белән җәйге каникулларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә багышланган чара узды.
Минем хокукларым һәм башка кешеләрнең хокуклары Азнакай муниципаль районының "Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә кабат хокук бозуларны профилактикалау буенча «Чигенмә» программасы кысаларында «Минем хокукларым һәм башка кешеләрнең хокуклары» дигән төркемле чара узды. Әлеге чарага социаль хезмәт күрсәтү карамагында учетта торган яшүсмерләр чакырылган иде. Дәрес барышында бүлек белгечләре уеннар һәм психологик күнегүләр кулландылар, яшүсмерләр белән "Нәрсә ул хокук? Әгәр сезнең хокук бозыла икән, сезнең белән ниләр була?» дигән сорауларга җавап бирделәр. Дәрес ахырында, балаларга буклетлар таратылды һәм нәтиҗә ясалды. Шәхси хокуклар турында белдергәндә, алар башка кешеләрдә дә бар икәнен истә тотып, аларны хөрмәт итәргә өйрәнергә кирәклеге әйтелде.
“Хәтер һәм кайгы көне” уңаеннан, без Питрәч муниципаль районының “Шатлык” приютында өлкән төркемдә тәрбияләнүче балалар белән Бөек Ватан сугышы ветераны Нина Никифоровна Куприяновада кунакта булдык. Нина Никифоровна безне үзенең оныкларын каршы алган кебек кабул итте. Ул безгә шушы кыска гына очрашу вакытында искиткеч җылылык һәм изгелек бүләк итте. Нина Никифоровна безгә сугышның никадәр дәхшәтле булуы турында сөйләде. Сугыш башланганда аңа 20 генә яшь була әле. Алар иптәш кызлары белән имтиханнарга әзерләнеп утырганда радиодан Левитан сугыш башлануы турында хәбәр итә. Бу вакытта Нина Никифоровна педагогик институтның 1 курсын бетерергә эзерләнгән була. 1941 елның көзендә ул военкоматка узен фронка җибәрүләрен сорап бара, ләкин аны ул , сугышта егетләр генә сугышырга тиеш дип кире боралар. Шуннан сон ул эшкә урнаша ләкин 1942 елны кабат военкоматка фронка җибәрүләрен сорап килә. Бу юлы инде аны телефонисткалар әзерли торган курсларга җибәрәләр. Курсларны бетергәч фронтка китә һәм 1945 елның августына хәтле телефонистка булып хезмәт итә.
Беркемгә дә сер түгел, җәй – һәр бала өчен елның иң яраткан чоры. Чөнки җәй иң якты, иң онытылмаслык хис-кичерешләр калдыра. Шул уңайдан, Яр Чаллы “Доверие” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре социаль хезмәт алучыларны “Ура, каникуллар” дип исемләнгән ял көне клубының чираттагы очрашуына чакырдылар.
Социаль хезмәткәрләр көнен бәйрәм итү кысаларында “Минем әниемнең һөнәре!” дип аталган балалар рәсемнәре конкурсы игълан ителде.
Яшел Үзән муниципаль районындагы "Рәхәт "халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе хезмәткәрләренең өч яшьтән алып 14 яшькә кадәр балалары актив катнаштылар