Минем хокукларым һәм башка кешеләрнең хокуклары Азнакай муниципаль районының "Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә кабат хокук бозуларны профилактикалау буенча «Чигенмә» программасы кысаларында «Минем хокукларым һәм башка кешеләрнең хокуклары» дигән төркемле чара узды. Әлеге чарага социаль хезмәт күрсәтү карамагында учетта торган яшүсмерләр чакырылган иде. Дәрес барышында бүлек белгечләре уеннар һәм психологик күнегүләр кулландылар, яшүсмерләр белән "Нәрсә ул хокук? Әгәр сезнең хокук бозыла икән, сезнең белән ниләр була?» дигән сорауларга җавап бирделәр. Дәрес ахырында, балаларга буклетлар таратылды һәм нәтиҗә ясалды. Шәхси хокуклар турында белдергәндә, алар башка кешеләрдә дә бар икәнен истә тотып, аларны хөрмәт итәргә өйрәнергә кирәклеге әйтелде.