"Куркынычсыз җәйге каникуллар"

2019 елның 21 июне, җомга

20 июнь көнне Азнакай муниципаль районында «Омет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә башлангыч сыйныф укучылары белән җәйге каникулларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә багышланган чара узды. Чараның максаты булып укучыларның куркынычсызлык кагыйдәләре турында белемнәрен гомумиләштерү, балаларны сәламәтлек өчен куркыныч ситуацияләрдән качарга өйрәтү торды. Социаль педагог-Әминә Әхмәтшина һәм психолог- Фирүзә Габдрахманова җәен куркынычлыклар, көнкүрештә, суда, табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында җентекләп сөйләделәр. Дәрес викторина рәвешендә узды, анда кызыклы сораулар күп иде, аларга балалар бик теләп җавап бирделәр. Балалар табышмакларга җавап бирделәр, әлеге тема буенча уеннар уйнадылар. Соңыннан «Мин, нәрсә ярамый, беләм " дигән буклет тапшырылды. Чара бик кызыклы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International