ЯҢАЛЫКЛАР


21
июнь, 2019 ел
җомга

2019 елның 20 июнендә Акбүре авылы китапханәчесе, тыл хезмәткәре Мотыгуллина Миннебаян Валиулла кызы үтенече буенча, аның өенә татар язучылары китапларын алып килде.

2019 елның егерменче июнендә Яныл, Манзарас, Түбән Өскебаш  авыл җирлекләрендә  һәм Кукмара шәһәрендэ яшәүче унсигез социаль хезмәтләрдән файдаланучылар  белән  “ Өлкәннәр өчен куркынычсызлык мәктәбе ” программасы буенча чара уткәрелде.  Чара өй шартларында   лекция рәвешендә  узды. Лекциянең темасы: “Материал һәм матдәләрнең янгын куркынычы үзлекләре”, шушы уңайдан  социаль хезмәтләрдән файдаланучыларның шәхси һәм иҗтимагый тормышның барлык өлкәләрендә дә уяу булуы артты.


20
июнь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

20 июнь көнне «Бәләкәч» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм Арчаның « Өмет чаткысы " мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр «Ныклы гаилә» федераль проекты, «Нечкәбил» республика матурлык ана булу һәм гаилә конкурсы кысаларында, «Бердәм Россия» партиясе ярдәме белән өчен уртак үсеш чарасы узды.

«Гнездышко» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында территорияне яшелләндерү һәм төзекләндерү эшләре алып барыла.

2019 елның 19 июнендә «Кайгырту» приютында тәрбияләнүчеләр үз тәрбиячеләре Дәүләтшина Н.И.  һәм. Маслова Н.В. белән  балаларда хайваннарга карата кызыксыну уяту, аларга карата сакчыл мөнәсәбәт формалаштыру максатыннан «Барс» зоолунапаркында булдылар.

Бу балаларга кирәк, алар хайваннарны яратырга өйрәнәләр, күп кенә яңалыкларны беләчәкләр һәм мәрхәмәтлерәк булалар.

20 нче июньдә Татарстан Республикасының 2017 -2019 нчы елларга балаларны курнынычсыз мәгълүмәт белән тәэмин итүче медиакиңлек планы, “юл картасы” кысаларанда,  гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре ата-аналарның “Безопасный интернет” өлкәсендә  белемемне арттыру иновацион программа ярдәмендә “Правильная коммуникация с подростком при интерне зависимости» дип аталган мәгълүмәти сәгатъ үткәрделәр. Дәреснең максаты ата аналарны тере аралашу техникасына һәм яшүсмерләр белән аралашу ысулларына өйрәтү.

    «Наркотикларсыз тормыш» дип аталаган наркотикларга каршы республика акциясе кысаларында 2019 елның 20 июнендә Балык Бистәсе муниципаль районында «Доверие – Ышаныч» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре тарафыннан «Без наркотикларга каршы " акциясе уздырылды.

2019 елның  20  июнендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Балалар! Юл! Куркынычсызлык! ” дигән  шөгыль  булып узды.

Еллар үткәч тә онытылмаслык вакыйгалар бар. Аларның бөеклеген, мөхимлеген тагын да ныграк аңлыйбыз, югары бәялибез. Бу вакыйгаларның берсе- илебездә булган Бөек Ватан сугышы. Хәтер һәм кайгы көне, Бөек Ватан сугышы башлану көне кысаларында Саба районы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре волонтерлар белән берлектә район халкына мәгълүмати буклетлар тараттылар.

         Акциянең үткәрү максаты, үсеп килүче буында патриотик хисләр тәрбияләү, сугыш елларында булган ачы вакыйгаларны тирән аңлату тора. Беркемгә дә сугыш афәте күрергә язмасын.

Тэги: СЯУ

Этномәдәни технология кысаларында, 2019 елның 17 июнендә

 «Шәфкать» үзәге территориясендә социаль-тернәкләндерү бүлекчәсе социаль хезмәт алучылар өчен мини-сабантуй үткәрелде. Капчык киеп йөгерү, күзне бәйләп чүлмәк вату, кашык кабып йөгерү, армрестлинг, таяк тарту, аркан тарту  һәм һ.б. уеннар оештырылды, ә тамашачылар алар өчен актив «җан аттылар». Без бу бәйрәмдә катнашучыларның ихтыяр көче, рух көче белән горурланабыз һәм сокланабыз, яшьләренә карамастан алар үзләренең җитезлеген, тизлеген, зирәклеген һәм көчен күрсәттеләр.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International