“Хәтер һәм кайгы көне” уңаеннан, без Питрәч муниципаль районының “Шатлык” приютында өлкән төркемдә тәрбияләнүче балалар белән Бөек Ватан сугышы ветераны Нина Никифоровна Куприяновада кунакта булдык. Нина Никифоровна безне үзенең оныкларын каршы алган кебек кабул итте. Ул безгә шушы кыска гына очрашу вакытында искиткеч җылылык һәм изгелек бүләк итте. Нина Никифоровна безгә сугышның никадәр дәхшәтле булуы турында сөйләде. Сугыш башланганда аңа 20 генә яшь була әле. Алар иптәш кызлары белән имтиханнарга әзерләнеп утырганда радиодан Левитан сугыш башлануы турында хәбәр итә. Бу вакытта Нина Никифоровна педагогик институтның 1 курсын бетерергә эзерләнгән була. 1941 елның көзендә ул военкоматка узен фронка җибәрүләрен сорап бара, ләкин аны ул , сугышта егетләр генә сугышырга тиеш дип кире боралар. Шуннан сон ул эшкә урнаша ләкин 1942 елны кабат военкоматка фронка җибәрүләрен сорап килә. Бу юлы инде аны телефонисткалар әзерли торган курсларга җибәрәләр. Курсларны бетергәч фронтка китә һәм 1945 елның августына хәтле телефонистка булып хезмәт итә.
Сугышчан батырлыклары өчен орденар һәм медальләр белән бүләкләнә. Балалар Нина Никифоровнанын сөйләгәннәрен тын да алмыйча тыңладылар. Аннан соң ул балаларны тәмле конфетлар һәм чәй белән сыйлады.
Безне озатканда ул безгә үзләренең матур теләкләрен һәм рәхмәтләрен әйтеп калды. Балаларга, безнең илебезнең лаеклы кешеләре булып үсүләрен теләделәр. Ә без аңар сәламәтлек һәм әле тагын күп еллар шулай матур итеп яшәвен телибез!