ЯҢАЛЫКЛАР


21
июнь, 2019 ел
җомга

Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр «Ватан-ана» мемориаль комплексында булдылар һәм Мәңгелек ут янында чәчәкләр салдылар.

Кама Аланы психоневрология интернатында социаль хезмәт алучылар өчен 2019 елда Ватан сугыш тарихының истәлекле даталарына багышланган чаралар планы нигезендә Хәтер һәм Кайгы көненә багышланган әдәби – музыкаль композиция әзерләнде һәм үткәрелде.

Ел саен, 22 июнь көнне, бөтен ил буенча һәм дөньяның күп кенә почмакларында “Хәтер шәме” акциясе уза. Бу көн - 1941 елның 21 июне халкыбыз хәтерендә иң авыр көннәрнең берсе булып саклана.

          2019 елның 20 июнендә «Забота " приюты тәрбиячесе Якупова В. Т. 11 кеше күләмендәге мәктәп яшендәге балалар белән бәйрәмнәр һәм халык гореф-гадәтләре турында әңгәмә үткәрде. Әңгәмәнең максаты:

- Балаларны республикабызда яшәүче халыкларның бәйрәмнәре һәм гореф-гадәтләре белән таныштыру;

- Халык традицияләренә кызыксыну һәм мәхәббәт тәрбияләү;

2019 елның 21 июнендә, Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан, «Волонтер» үзәге активчылары, Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль педагогы Наталья Закирова һәм  өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина Балтач авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннары янына бардылар.

2019 елның 20 июнендә «Забота " приюты тәрбиячесе Якупова В. Т. 11 кешедән торган  мәктәп яшендәге балалар белән "Этикет, яки узеңне  тоту  кагыйдәләре "дигән дәрес-әңгәмә үткәрде.  Максат куелды:

- узеңне  тоту , игелеклелек, үзара аңлашу тәрбияләргә ярдәм итү;

-балаларны җәмгыятьтә һәм башка дәүләтләрдә кабул ителгән узеңне  тоту  кагыйдәләре белән таныштыру;

балаларны этикетның термины һәм аның төшенчәләре һәм әһәмияте белән таныштыру; этикетның тарихын белү.

Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләрдән файдаланучылар арасында алкоголизмны кисәтү буенча даими чаралар үткәрелә. 

«Кайгырту» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә 2015 елдан башлап, «Ритәк-Лукай» җәмгыятеннән отылган грант буенча өлкәннәр һәм инвалидлар өчен «скандинавия йөреше» яратучылар клубы эшли»

Изге сугыш

 

Июнь аенда ил Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчыларны һәм җиңү  көнен искә ала. 27 миллионга якын кеше тылда ачлыктан вафат булган, сугышларда һәлак булган һәм фашист лагерларында үлгән. Аларны бөтен Россия буйлап  искә алалар. 21 июнь көнне “Яр Чаллы шәһәре” округында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Солнышко” үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясендә 25 инвалид  бала һәм аларның әти-әниләре өчен тәрбияче Степанова И.В. һәм музыка җитәкчесе Городилова Н.  Г. кайгы һәм хәтер көненә багышланган «Изге сугыш» дигән танып-белү чарасы  уздырдылар.  Залда Левитан тавышы һәм «Изге сугыш», «Катюша» җырлары яңгырады, экранда сугыш турында слайдлар күрсәтелде. Метроном тавышы астында барысы да бу сугышта һәлак булганнарны искә алдылар. "Һәрвакыт булсын кояш!» дигән җырны җырлау белән балалар һәм өлкәннәр очрашуны тәмамладылар, алар илебез тынычлыгын һәм азатлыгын саклап калган барлык сугышчыларга рәхмәтләрен белдерделәр.

 

21 июньдә Татарстанда эшче һөнәрләр елы кысаларында Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче 13 бала кием тегү һәм ремонтлау ательесында булып кайтты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International