Беркемгә дә сер түгел, җәй – һәр бала өчен елның иң яраткан чоры. Чөнки җәй иң якты, иң онытылмаслык хис-кичерешләр калдыра. Шул уңайдан, Яр Чаллы “Доверие” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре социаль хезмәт алучыларны “Ура, каникуллар” дип исемләнгән ял көне клубының чираттагы очрашуына чакырдылар.
Чараның программасында балаларны һәм ата-аналарны гаилә белән табигатьтә хәрәкәтчән һәм сүзле уеннар белән таныштыру булды.
Сәламәт гаилә ялы “Солнышко лучистое” дигән бию флэш-мобы белән башланып китте.
Уеннарның кагыйдәләре белән танышу барышында сәламәтлекне саклау технологияләренә аерым игътибар бирелде. Яшь социаль хезмәт алучылар табигатьтә һәм хәрәкәтле уеннар вакытында куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштылар, төрле һава шартларында йөрү өчен “дөрес” гардероб төзеделәр, гәҗиттән “оригами” принцибы буенча баш киеме ясарга өйрәнделәр.
Чарада катнашучылар өчен кладны эзләү көтелмәгән һәм күңелле шөгыль булды. Яшь хәзинә эзләүчеләр кәгазь кисәкләреннән иске карта җыеп, аның эчтәлеген өйрәнеп, яшерелгән хәзинәнең урынын билгеләп, шоколадтан ясалган алтын тәңкәләр белән тулган сандыкны эзләп таптылар.
Балалар маҗаралар белән мавыккан арада ата-аналар психологлар белән “Без тату гаилә” дигән төркемле дәрестә аралаштылар. Әңгәмә барышында алар ата-аналар һәм балалар арасында ышанычлы мөнәсәбәт урнаштыру методлары һәм алымнары турында белделәр. Дәрестә катнашучыларга психологлар Маркина Наталья һәм Косарева Наталья психоэмоциональ киеренкелекне төшерергә һәм әйләнә-тирә дөньяны кабул итүдә уңай кәеф алырга ярдәм итте.
Һәр гаилә истәлеккә “Чыныгу, спорт, хәрәкәт – барлык максатларга ирешү ысулы!” дигән миниплакат һәм гаиләдә сәламәт яшәү рәвешен саклау буенча тәкъдимнәр алды. Ял көне клубы чараларында катнашучылар сүзенә караганда, ата-аналар үз балаларын дөрес тәрбияләүдә һәм алар белән гармонияле мөнәсәбәт коруда ярдәм итәчәк файдалы мәгълүмат һәм бик күп уңай тәэсирләр алып кайтып киттеләр.