Эш һөнәрләре елы кысаларында Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр «РИТЭК» ПОА грант акчасына откан «BROTHER» исемле чигү машинасы белән таныштылар.
Балалар “Чигү машиналарының мөмкинлекләре “ темасына презентация карадылар. Балалар зур кызыксыну белән чигү процессын һәм башкарылган эшләр үрнәкләрен күзәттеләр.
Технология ягыннан машина чигү процессы үзе ике этаптан тора, бер-берсе белән тыгыз бәйләнгән
- конструктортив (чигү машиналары өчен программалар булдыру)
- техник (турыдан-туры чигү).
Дәрес ахырында балалар электр тегү машиналарында чигеп, тегеп карадылар. Белгечләр сүзләренә караганда, мондый чаралар балаларны һөнәрләр дөньясы белән таныштыра, төрле һөнәр ияләренә карата кызыксынучанлык һәм хөрмәт тәрбияли.