Россия Президенты Указы буенча 2019 ел "Мәдәният театр елы" дип игълан ителде. Шушы уңайдан Менделеев муниципаль районында «Өмет Яры «халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар өчен театр елына багышланган чаралар күп тапкыр уздырыла. Шундый чараларның берсе бу атнада – «Хатирәләр терапиясе» технологиясеннән файдаланып, «Нинди театрларда булдым» дигән әңгәмә үткәрелде.
Чараның төп максаты-өлкән яшьтәге кешеләрне уңай хатирәләргә кайтару.
Бүлек хезмәткәрләре үзләренең социаль хезмәт күрсәтүләрдән файдаланучылардан: аларның кайсылары кайчан да булса театрларда, кайсы шәһәрдә булган, нинди тамашаларны караган, дип сораштылар. Социаль хезмәткәрләр үз тәрбияләнүчеләреннән алган тәэсирләре белән уртаклашуларын, театрларга бару белән бәйле иң якты мизгелләрне искә алуларын сорадылар. Бүлек хезмәткәрләре өлкән яшьтәге гражданнарның хикәяләрен зур кызыксыну белән тыңладылар, кайберләрендә мәдәни ялның фоторәсемнәре, хәтта билетлар да сакланган, күпләр спектакльләрнең һәм актерларның исемнәрен әле дә хәтерлиләр.
Өлкән яшьтәге гражданнар вакытлыча яшьлек хәтерәләренә чумдылар һәм үзләренең социаль хезмәткәрләренә бу матур хатирәләре өчен рәхмәт белдерделәр.