Минем әниемнең һөнәре

2019 елның 21 июне, җомга

     Социаль хезмәткәрләр көнен бәйрәм итү кысаларында “Минем әниемнең һөнәре!” дип аталган балалар рәсемнәре конкурсы игълан ителде.

      Яшел Үзән муниципаль районындагы "Рәхәт "халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе  хезмәткәрләренең өч яшьтән алып 14 яшькә кадәр балалары актив катнаштылар.

    Балаларның фантазиясе чиксез булды, рәсемнәр төрле, якты һәм матур килеп чыктылар.

       Социаль яклау бүлеге җитәкчелегендәге конкурс комиссиясе конкурста катнашучыларның барысын да бүләкләү турында карар кабул итте, чөнки һәр бала рәсеме үзенчә уникаль.

        Тантаналы җыелыш барышында учреждениянең социаль эш буенча белгечләре һәм социаль хезмәткәрләре балалары дипломнар һәм бүләкләр белән бүләкләнде, алар "Профессия моей мамы!" муниципаль рәсем конкурсында һәм Татарстан Республикасы дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләре Профсоюзы тарафыннан оештырылган "Я горжусь моей Родиной!" Республика балалар рәсем конкурсында актив катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International