«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Кулланучы. Хокук. Яклау» дигән темага мәгълүмати-консультация

2019 елның 21 июне, җомга

Яр Чаллы шәһәре «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә өлкән белгеч Альбина Исмәгыйлева һәм Роспотребнадзорның Яр Чаллы территориаль бүлеге әйдәп баручы белгеч-эксперты Флюра Шәйдуллина социаль хезмәт алучылар өчен мәгълүмати-консультация оештырдылар.

Чараның максаты: даими рәвештә мәгълүмат бирү һәм агарту юлы белән кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә халыкның хокукый грамоталылыгын арттыру иде.

Белгечләр социаль хезмәт алучыларга  хокукларын яклау турында Россия Федерациясе Законының төп статьялары белән таныштырганнан соң, товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре, сыйфаты булган һәм сыйфатсыз товарларны  алыштыру,  кире кайтару хокуклары турында төп нигезләмәләр буенча аңлатмалар бирделәр.

Алар ничек дөрес итеп претензия төзү, шикаятьләрне, мөрәҗәгатьләрне карау һәм сатучы белән сатып алучы арасында килеп чыккан низаглы хәлләрне хәл итү тәртибен конкрет мисалларда бәян иттеләр.  Катнашучыларның игътибарын Интернет-сатып алу үзенчәлекләренә юнәлттеләр һәм интернет-кибеттән сатып алучылар  нинди хокукый документлар белән  җайга салынуын билгеләп үттеләр.

Белгечләр катнашучыларның барлык сорауларына да төпле һәм тулы җаваплар бирделәр, социаль хезмәт алучылар өчен белешмәләр тараттылар. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек Федераль хезмәте Яр Чаллы территориаль бүлегенең телефон номерларын искә төшерделәр.

Чарада 18 кеше катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International