«Изге Вәли» көне-ул дуслык бәйрәме. Бу-мәхәббәт, игелек, кешеләрнең бер-берсенә карата булган хөрмәт көне. Ә «Тургай» приютында-балалар белән әхлакый сыйфатлар, дуслык, үзара аңлашу һәм игелеклелек турында сөйләшү өчен тагын бер матур сәбәп.
Бүген тәрбияләнүчеләр белән бу искиткеч, якты бәйрәмне билгеләп үттеләр. Бәйрәм барысына да ошады.
Балигъ булмаганнарны патриотик тәрбияләү эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль эш буенча белгече Ксения Ведерникова 11 нче санлы социаль участогында 24 бала арасында «Сталинград сугышы» дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрде.
Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау эше кысаларында Түбән Каманың "Веста" үзәге социаль эш буенча белгече Марина Вахрушева 18 нче санлы социаль участогында "Мин куркынычсызлыкта" дигән программа буенча дәрес үткәрде.
Россия хәрби тарихының истәлекле датасы – совет гаскәрләрен Әфганистаннан чыгару кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге хезмәт буенча инструкторы Лариса Евстратьева социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 10 бала арасында «Сугышсыз балачак» дигән коллаж әзерләү буенча коллектив эш оештырды.
РФ дә Хәтер һәм Дан елы кысаларында 8 нче санлы социаль участогында Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль эш буенча белгече Анастасия Ильина тарафыннан 15 бала өчен «Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгы» дигән темага төркемле дәрес үткәрелде.
«Сәламәтлек баскычы» программасы кысаларында Түбән Каманың «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Ольга Луб социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 8 бала өчен «Сәламәтлек утравы» дигән дәрес үткәрде.
Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына һәм Россия хәрби тарихының истәлекле даталарына багышланган Хәтер һәм Дан елы кысаларында Түбән Каманың «Веста» Үзәге социаль эш буенча белгече Татьяна Никифорова 15 балигъ булмаган бала арасында «Будапешт өчен сугыш» дигән дәрес үткәрде.
Арчаның « Өметчаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендәге тәрбияләнүчеләр белән, психолог Алинә Сабирова «Ир-ат һөнәрләре» темасына профориентация дәресе үткәрде.
Балигъ булмаганнарны патриотик рухта тәрбияләү эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль эш буенча белгече Ольга Плаксина Кама Аланы балалар китапханәсе хезмәткәрләре белән берлектә 11 нче социаль участокта 25 бала өчен «Әфган сугышы-тере хәтер» дигән чара уздырдылар.
«Сәламәтлек баскычы» программасы кысаларында Түбән Кама «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Ләйсән Суниева социаль хезмәт күрсәтүдә торучы мөмкинлекләре чикле 6 бала өчен «Ракета җибәрү» дип аталган төркемле дәрес үткәрде.