«Сәламәтлек утравы». Түбән Каманың «Веста» үзәге

2020 елның 17 феврале, дүшәмбе

 «Сәламәтлек баскычы» программасы кысаларында Түбән Каманың «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Ольга Луб социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 8 бала өчен «Сәламәтлек утравы» дигән дәрес үткәрде. Максаты: игътибар концентрациясен үстерү, хәрәкәт потенциалын активлаштыру, эмоциональ фоны яхшырту, эшчәнлеккә мотивация формалаштыру.

«Сәламәтлек утравы» дәресе туп кулланып хәрәкәтләнү мөмкинлекләрен үстерү өчен күнегүләрдән торды. Дәрестә катнашучылар башкарган беренче күнегүне «Тупны тот» дип атадылар. Балалар бер-берсенә туп бирделәр, һәр уенчының бурычы - тупны тотып калу һәм аны башкаларга тапшыру. Бу гади бирем объектлар артыннан күзәтү буенча мөһим күнекмәләрне үстерә, шулай ук бала туп артыннан хәрәкәт иткәндә мотор күнекмәләрен формалаштыра. Балалар үз мөмкинлекләреннән чыгып, биремне тулысынча һәм дөрес башкарырга тырыштылар.

Алган күнекмәләрне ныгыту өчен балалар белән “Ашарга ярый торган-ярамый торган” уен-разминкасы үткәрелде. Дәреснең икенче өлешендә балаларга спорт залында булган җиһазларны кулану рөхсәт ителде. Балалар “Делюкс Ташбака” терапия системасы, “Делюкс Вестибулятор II” вестибуляр конструкциясе кебек тренажерлар кулландылар. Шулай ук балалар мускулларны йомшарту һәм ял итү өчен туп кулландылар – теләкләре буенча төрле уеннар уйнадылар.

Дәрес мавыктыргыч һәм җанлы үтте. Катнашучылар бик канәгать калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International