ЯҢАЛЫКЛАР


18
февраль, 2020 ел
сишәмбе

Пластинография дәресе.

Яңа Чишмә районы “Кайгырту” хезмәт күрсәтү үзәге белгече социаль хезмәт алучы гаиләсендә пластинография дәресе үткәрде.

2020 елның 15 февраль көне - совет гаскәрләрен Әфганстан Демократик Республикасыннан чыгаруга 31 ел. Балтач муниципаль районында бу көнгә багышланган чара  митинг, «Ватан сугышчылары», «Геройлар Аллеясы» паркларында венок һәм чәчәкләр салу белән башланып китте. Аннары хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар, үлгән әфганчыларның якыннары - мәдәният үзәгенә юнәлделәр. Аларны фуршет һәм тематик концерт программасы көтә иде. Чарада катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов, хәрби комиссариат вәкиле Рафаэль Шакиров сәламләвеннән соң, 2020нче елда  юбилейларын билгеләп үткән әфганчыларны тәбрикләү булып узды. Чара концерт номерлары белән үрелеп барды.  

18.02.2020 ел, сишәмбе. Теләнче Тамак  авылы спорт залында социаль хезмәт алучылар өчен «Безгә бергә күңелле!»  дип аталган спорт бәйрәме оештырылды. Чарада 15 социаль хезмәт алучы ир – егетләребез катнашты. Алар үзләрен футбол, волейболда да сынап карадыар. Ир – егетләребез өчен төрле конкурслар да оештырылган иде. Социаль хезмәт алучылар уеннарда бик теләп катнаштылар, чарадан бик канәгать калдылар.

Чараның төп максаты булып заманча мәгълүмати-телекоммуникация тирәлегендә балаларнын үз-үзләрен тоту күнекмәләрен үстерү юлы белән  мәгълүмати куркынычсызлыкларын тәэмин итү иде.

Яр Чаллы шәһәре «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә психолог Чулпан Галләмова «Аралашу вакытында шәхеснең эмоциональ ихтыяр көчен формалаштыру» дигән темага мини-трнинг үткәрде.

Коронавирус шулай куркынычмы? Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында лекция-әңгәмә.

         Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан 10 нчы февраль көнне Тукай районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгененең гаилә һәм балалар бүлеге белгечләре Биклән урта мәктәбе укучылары белән берлектә тыл хезмәтчәне Багавиева Наилә Шәймәрдан кызы янына кунакка бардылар.

        5 февраль 2020 ел  «ТАССР - 100 ел” уңаеннан Пучы авылы китапханәсенә Актаныш картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүче өлкәннәр белән  сәяхәт. 


17
февраль, 2020 ел
дүшәмбе

15 февраль - сугышчы-интернационалистларны искә алу көне. Бу көн – ун елга якын дәвам иткән дәһшәтле сугыш елларында гомерләре өзелгән кешеләрне искә алу һәм кайгы көне. Сарман районында бу датага багышланган тантаналы чаралар узды. Әфган сугышында һәлак булган сугышчыларны искә алу максатыннан,13 февраль көнне район җитәкчесе Хөснуллин Фәрит Мөнәвир улы, оешмалар җитәкчеләре, шул исәптән, Сарман муниципаль районындагы «Шәфкатъ» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге» социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесе җитәкчесе сугышчыларның әниләре белән очраштылар. Аларга исәнлек-саулык, озын гомер, сабырлык теләп чәчәк бәйләмнәре, истәлеккә бүләкләр тапшырдылар.

   Районның чәчәк атуы өчен тырыш хезмәт куйган юбилярларны,  озын гомер кичерүчеләрне, тыл һәм хезмәт ветераннарын котлау матур традициягә әверелде. Якын көннәрдә Сарман районы Яңа Әхмәт авылында гомер кичерүче социаль хезмәт җыелмаларыннан файдаланучы Мөдәрис ага Нәҗметдинов үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International