Шушы бәйрәм якынлашкан көннәрдә Югары Утар балалар йортының “Шәфкатьлелек” бүлегендә тәрбияче Галимҗанова Ф.Н. инициативасы белән “Ватанны саклаучылар көне”нә багышланган балалар рәсемнәре буенча тематик күргәзмә оештырылды.
“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә белгечләр: Рәмзия Хәйбулова, Мәдинә Хаҗарова, Чулпан Галләмова һәм 1-нче китапханә филиалы хезмәткәре Гөлназ Фәрдиева Ватан саклаучылар көне кысаларында «Ягез әле, егетләр» дигән патриотик уен үткәрделәр.
Яшел Үзән халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү“Рәхәт” үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү булеге психологы тарафыннан Яшел Үзән районы Норлат авылының «Зебра» клубы базасында балалар психотерапевты, Кататим - имагинатив психотерапия институты доценты Гюнтер Хорн тарафыннан эшләнгән «Лепешка» социаль-психологик уенын кулланып дәрес үткәрелде.
Яшел Үзән халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү“Рәхәт” үзәге психологы Яшел Үзән районы Норлат авылының «Зебра» клубы базасында «Минем иң яхшы сыйфатларым агачы»темасына тренинг элементлары белән дәрес үткәрде.
Күңелгә якын туган ягым.
Яңа Чишмә районы “Кайгырту” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү белгечләре балалар белән туган якта яшәүче хайваннар, үсүче үсемлекләр, Татарстан Республикасының дәүләт символикасына багышланган “Күңелгә якын туган ягым” дигән сөйләшү үткәрделәр.
2020 елның 14 февралендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышланган “Геройлар янәшә яшәгән...” дигән чара узды.
«Спортландиягә Сәяхәт» программасын тормышка ашыру кысаларында Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр чаңгыда шуырга чыктылар.
“Шатлык” социаль приюты тәрбиячесе Галимҗанова Л.М. “Чаңгы -2020” спорт ярышы үткәрде. Максаты:-спортка мәхәббәт, спортсменнарыбызның уңышларына горурлык хисе тәрбияләү. Ярышта спортка нинди әзерлек дәрәҗәсендә булуларына карамастан, барлык теләүчеләрдә катнашты. Балалар барысыда булдырдылар! Балалар үзләренең җитезлекләрен, кыюлыкларын, чаңгыда йөри белүләрен күрсәттеләр!
«Доверие «халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәк» дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсендә социаль хезмәт алучылар өчен шәһәрнең Үзәк китапханәсе фондын кулланып «Әдәби утырмалар» инновацион технологиясе актив кертелә. Технология әдәби ялны оештыруга, мәнфәгатьләр даирәсен һәм кешеләр белән аралашуны киңәйтүгә юнәлтелгән.
кешедән торган мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән «Әкияттә кунакта» театр түгәрәге дәресендә В.Сутеевның “Алма” әкиятен балаларның фланеграфта күрсәтүен үткәрде.
Максат: балаларны фланелеграфта күрсәтеп, мөстәкыйль рәвештә әкият сөйләргә өйрәтү. Персонажның тавышын үзгәртеп, характеры һәм үзенчәлекләрен сүрәтләргә өйрәтү. Хәтер, сөйләм телен үстерү, үз-үзенә ышанычсызлыкны киметү.