Россия хәрби тарихының истәлекле датасы – совет гаскәрләрен Әфганистаннан чыгару кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге хезмәт буенча инструкторы Лариса Евстратьева социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 10 бала арасында «Сугышсыз балачак» дигән коллаж әзерләү буенча коллектив эш оештырды. Максат: үз халкына, илебез тарихына мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү, сәнгатьне үстерү, талантларны ачу һәм тату коллективны берләштерү.
Дәрес Әфганстан турында кечкенә генә сөйләүдән башланды. Хәрби антка тугры совет гаскәрләре 1979 елда чит җиргә үз халкының мәнфәгатьләрен якларга һәм “интернациональ бурыч”ларын үтәргә китә. Аннан соң балаларга бу фаҗигале вакыт, илебез кичергән югалтулар турында сөйләүче видео ролик күрсәтелде. 1989 елның 15 феврале - совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару көне. Аннан соң балалар видеороликта күргәннәре белән уртаклаштылар, күп сораулар бирделәр. Аннан соң хезмәт буенча инструктор балаларга коллаж ясарга тәкъдим итте. Бердәм коллектив белән катнашучылар алардан таләп иткән эшне башкара башладылар.
Дәрес ахырында балалар бердәм фикергә килделәр-җирдә тынычлык өчен гомерләрен биргән солдатларны һәрвакыт истә тотарга кирәк.