Балигъ булмаганнарны патриотик рухта тәрбияләү эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль эш буенча белгече Ольга Плаксина Кама Аланы балалар китапханәсе хезмәткәрләре белән берлектә 11 нче социаль участокта 25 бала өчен «Әфган сугышы-тере хәтер» дигән чара уздырдылар. Максат: патриотизм формалаштыру, фронтовик-кешеләргә карата хөрмәт тәрбияләү.
Чара мәгълүмати хәбәрдән башланды. Балаларга совет гаскәрләрен Әфганстанга кертү сәбәпләре, совет гаскәрләренең һәм Әфганстан хөкүмәт гаскәрләренең уртак хәрби гамәлләре, совет сугышчыларының батырлыгы, җирле халыкка Совет сугышчылары тарафыннан күрсәтелә торган ярдәм турында сөйләделәр. Китапханәченең Әфганстан турында сөйләве «Унъеллык сугыш» дип исемләнгән презентация белән үрелеп барды.
Үзәк белгече Әфганстанда хезмәт итәргә туры килгән сугышчылар турында сөйләде. Чарада катнашучылар Кама Аланында бүгенге көндә Әфганстан Республикасында сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан 39 кеше яшәве турында белделәр. Әфган җирендә һәлак булган геройларны һәм тыныч вакытта вафат булган кешеләрне бер минут тынлык белән искә алдылар. Балалар кызыксынып Әфган сугышы тарихына багышланган күргәзмә-экспозициядә булдылар. Анда 1980 нче еллардагы Совет армиясе солдатлары киемнәре, сугыш хәрәкәтләре, хәрби техника, блокпостлар, солдат тормышы, китаплар, журналлар күрсәтелгән иде. Якташыбыз-әфганчы А.Кукаркинның «Әфганстан минем күңелемдә яши» дигән ике томлы хикәясе зур кызыксыну уятты.
Катнашучылар оештыручыларга кызыклы һәм танып-белү чарасы өчен рәхмәт белдерделәр.