РФ дә Хәтер һәм Дан елы кысаларында 8 нче санлы социаль участогында Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль эш буенча белгече Анастасия Ильина тарафыннан 15 бала өчен «Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгы» дигән темага төркемле дәрес үткәрелде. Максат: Бөек Ватан сугышының тарихи вакыйгалары белән таныштыру, кешеләргә карата мәрхәмәт хисләре тәрбияләү, рәхимсезлек һәм көчләү хисләрен кабул итмәүне тәрбияләү.
Дәресне белгеч Бөек Ватан сугышы турында, аның башлану һәм тәмамлану вакытларын, кем белән сугышканнар, шул чорның мөһим вакыйгалары, ничек авыр һәм куркыныч яшәү турында әңгәмәдән башлады. Белгеч 79 ел элек безнең илгә дошман - немец фашистлары һөҗүм итүен сөйләде. Ил өстендә үлем куркынычы барлыкка килә. Фашистлар беркемне дә кызганмый: кечкенәләрне дә, яшьләрне тә, картларны да. Бу сугыш 20 миллионнан артык кеше гомерен алып киткән. Ул елларда бөтен халык үз Ватанын яклауга басты. Сугышның беренче айларында безнең Армия артка чигенә, чөнки дошман көтмәгәндә һөҗүм итә башлый. 1941 елның 10 июленә немецлар Балтыйк буе, Белоруссия, Молдавияне, Украинаның зур өлешен ала. Өч атна эчендә безнең гаскәрләр 3500 самолет, 6000 танк, 20000 нән артык орудие һәм минометлар югалта. Бик күп солдатларыбыз һәлак була. Күп солдатлар әсирлеккә алынган. Әмма безнең халык сынмады-бирешмәде. 1941 ел ахырына дошман Мәскәүгә кергәндә туктала. Ә аннары һөҗүмгә күчә һәм 1945 елның 9 маенда Җиңү яулый. Шулай ук, белгеч сугыш вакытында балаларга аеруча авыр булуын ассызыклады. Әмма барлык кыенлыкларга да, ачлык – ялангачлыкка да карамастан - алар өлкәннәргә ярдәм итәргә тырыштылар. Сугыш чоры балалары хәрби заводлардагы станокларга басалар, чормаларда кабызгыч бомбалар сүндерәләр, совхоз кырларында яшелчә үстерәләр, яралыларны һәм авыруларны карыйлар, почта аша эшлиләр, фронтка корал ташыйлар.
Балалар игътибар белән тыңладылар, ә соңыннан тәэсирләре белән уртаклаштылар. Тыныч тормышта яшәүләренә бик шат булуларын билгеләп үттеләр. Һәм үз Ватанын саклауга баскан солдатларның батырлыкларын истә тотарга вәгъдә иттеләр.