Арчаның « Өметчаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендәге тәрбияләнүчеләр белән, психолог Алинә Сабирова «Ир-ат һөнәрләре» темасына профориентация дәресе үткәрде.
Балаларны өлкәннәрне һөнәри эшчәнлекләре белән таныштырырга мәктәпкәчә яшьтән башларга кирәк. Бу аларның олылар дөньясы турында күзаллауларын киңәйтергә ярдәм итә, хезмәткә хөрмәт һәм әйберләргә сакчыл мөнәсәбәт формалаштыра. Өлкәннәрнең хезмәте белән кызыксыну арту белән, кагыйдә буларак, демонстратив методлардан файдаланалар, аларны сүз хикәяләре, әңгәмәләре белән оста яраштыралар.
Бүген дәрестә балалар чыдамлык, кыюлык, нык нервлар, авыр физик хезмәт таләп итүче ир-ат һөнәрләре белән таныштылар. Фильмнарны карагач, балалар водолаз, янгын сүндерүче, тау коткаручы, корыч коючы һ.б. кебек батыр һөнәрләр турында белделәр.
Мондый дәресләр балаларны ир-ат һөнәрләре турында өйрәтә; күзаллауларны киңәйтә; хезмәткә, төрле һөнәр вәкилләренә хөрмәт тәрбияли.