«Сталинград сугышы». Түбән Каманың «Веста» үзәге

2020 елның 17 феврале, дүшәмбе

Россия тарихында аның сугышчан вакйгаларында алтын сүзләр белән язылган вакыйгалар бар. Шуларның берсе - Сталинград сугышы (1942 елның 17 июленнән 1943 нче елның 2 нче февраленә кадәр барган).

Балигъ булмаганнарны патриотик тәрбияләү эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль эш буенча белгече Ксения Ведерникова 11 нче санлы социаль участогында 24 бала арасында «Сталинград сугышы» дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрде. Максаты: балаларны истәлекле дата һәм Россиянең хәрби тарихы белән таныштыру.

Дәрес башында балаларга танылган «Ватан – Ана» һәйкәлен искә алырга тәкъдим ителде, ул кайда урнашкан, ничек күренә, ул безнең тарихыбызда нәрсәне аңлата икәнен  уйладылар. Аннары дәрестә катнашучылар 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы вакытында Сталинград шәһәрендәге вакыйгалар тарихы белән таныштылар. 

Ахырда балаларга “Безнең вакытта батырлыкка урын бармы?” дигән сорау бирелде. Күп кенә балалар батырлыкка һәрвакыт урын бар дигән фикерләрен белдерделәр. Аның нәкъ менә сугыш вакытында күрсәтелүе дә мәҗбүри түгел. Без сугышсыз тыныч тормышта яшәргә бәхетле, әмма бу тынычлыкны тудырган кешеләрне дә онытмаска кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International