ЯҢАЛЫКЛАР


28
февраль, 2020 ел
җомга

Түбән Каманың «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Гөлнара Гыйззәтуллина яшүсмерләрдә нәтиҗәле хезмәттәшлек күнекмәләре формалаштыру буенча эш кысаларында социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 13 яшүсмер арасында,  «Нәтиҗәле хезмәттәшлек» социаль технологиясеннән «Без тыңлый беләбезме?» дигән төркемле дәрес уздырды. Максат: тирә-юньдәгеләрне ишетә белү.

26 февраля 2020 года в Азнакаевском КЦСОН «Омет» проведено занятие по технологии «Школа ухода». На занятие были приглашены социальные работники, медицинская сестра, граждане занимающиеся уходом на дому (сиделки). Занятие провела медицинская сестра ОНСО Бадертдинова Р.М. По плану тема лекции была посвящена гигиене пожилого человека с дефицитами самообслуживания. В завершении лекции, слушатели научились основным функциям ухода за больными.

Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында  -

“Майлы коймак-язны каршы алу”

Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль эш буенча белгече Рәмзилә Хафизова 13 нче санлы социаль участокта 12 балигъ булмаган бала өчен «Мәгълүмати навигатор» программасы кысаларында «Медиа мэйнстримында» дигән төркемле дәрес үткәрде. Максат: медиа җибәргән хәбәрләргә аңлы һәм җаваплы караш формалаштыру, медиапродукциянең типик темаларын өйрәнү, җәмгыять өчен һәм шәхсән һәр катнашучы өчен мөһим булган темаларны анализлау.

Түбән Кама муниципаль районында игелекле күршелек елы кысаларында һәм балаларның ялын оештыру эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль педагоглары социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 32 гаилә арасында «Май чабу!» чарасын үткәрделәр.

2020 нче елның 27 нче февралендә гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Анна Михайлова Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре катнашында эшлекле киңәшмә уздырды. Анна Викторовна, «Балигъ булмаганнар һәм аларның гаиләләре арасындагы конфликтларны хәл итү белән идарә итү чарасы буларак тернәкләндерү медиациясе хезмәте» дигән республика семинар-практикумы кысаларында алынган материаллардан файдаланып, әлеге хезмәт буенча гамәлләр алгоритмын аңлатты.

Н. гаиләсе мисалында, конфликтлы якларга ике якны да канәгатьләндерерлек бердәм карарга килергә ярдәм итүче медиатор эше күрсәтелде.

2020 елның 26 февралендә Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортының концерт залында зур мәдәни чара - Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүнең 100 еллыгына, Баулы муниципаль районының 90 еллыгына һәм 1941 – 1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Сиңа, туган ягым, талантлар» шәһәр үзешчән сәнгать смотр-конкурсы узды.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының “Чистай муниципаль районындагы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге” социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесе” белгечләре Алексеевск районының “Забота” балалар һәм яшьүсмерләр өчен социаль приютында чара үткәрделәр.  

ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында 2020 елның 25 февралендә «Милосердие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Газыйева Гүзәл Баулы муниципаль районында балигъ булмаган балалар белән «Мин Татарстан Республикасында яшим» дигән викторина үткәрде.

8 Март - Халыкара хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан, 2020 елның 25 февралендә «Милосердие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге Баулы муниципаль районында, «Каршыга адым» клубын гамәлгә ашыру барышында торкемле дәрес  үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International