ЯҢАЛЫКЛАР


2
март, 2020 ел
дүшәмбе

Масленица-ул җыр hәм биюләр, күңелле уеннар белән кышны озату, безнең якларда аны “Май чабу” бәйрәме дип йөртәләр. Балтачның «Наз» үзәге социаль-тернәкләндерү бүлекчәсе белгечләре социаль хезмәт алучылар өчен 28 февраль көнне бәйрәм уздырдылар. Кыш озату бик күңелле үтте! Социаль хезмәт алучылар аркан тартышу, әтәч сугышлары, туплы хоккей һәм башка уеннарда бик теләп катнаштылар. Инвалидлар һәм пенсионерлар уеннар белән беррәттән  әйлән-бәйлән уйнадылар һәм төрле халык көйләренә биеделәр. Уеннар тәмамланганнан соң барлык катнашучылар коймак белән чәй эчтеләр. Әлеге чарада катнашучылар май чабу бәйрәменең  символы булган  әнә  шул  карачкыны изге теләкләрне әйтә-әйтә, кышны озаттылар, яз  килүне чакырдылар.  

          Көнчыгыш славяннарының тарихи традицияләре турында яңа белемнәр белән алынган саф һавада үткәрелгән чарадан шатлыклы һәм канәгать булып, социаль хезмәт алучылар бүлеккә әйләнеп кайттылар.

 

 

Яшь булуга карамастан, тере йөрәкле, якты акыллы, очкынлы карашлы һәм чын елмаюлы кешеләр картаймыйлар икән, күптән билгеле инде. «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында, «Радуга» Бөгелмә комплекслы үзәгендә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге, ЗАГС бүлеге вәкилләре белән берлектә Мияссаров Гыйлемхан Мияссар улы һәм Мияссаров Мөхтәрәм Абдул кызын уртак тормышка 65 еллыгы белән котладылар.


1
март, 2020 ел
якшәмбе

«Камские зори» приютында май чабу уеннары узды.


28
февраль, 2020 ел
җомга

      2020 елнын 28 февраль конендэ Мингэр авылы клубында «Вокзал.Котэ белсэн…» дигэн театральлэшкэн тамаша булып узды.Элеге тамашада «Югары Утар акылга зэгыйф балалар йорты – интернаты»  хезмэткэрлэре катнашты.

Түбән Кама муниципаль районында игелекле күршелек елы кысаларында 2020 нче елның 26 нчы февралендә Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль педагоглары Әлфия Хөснетдинова һәм Олеся Минһаҗетдинова «Җәлил» кинотеатрына социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 15 балигъ булмаган баланы«Доктор Дулитлның искиткеч сәяхәте» дигән маҗаралы комедияне карау өчен алып бардылар.

Без Кышны озаттык,  Язны каршы алдык

Балигъ булмаганнар арасында рәхимсез мөгамәләне кисәтү буенча эш кысаларында Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәге психологы Наталья Емельянова «Рәхим итегез, бәхетле гаилә» клубы кысаларында социаль хезмәт алучылар белән “Гаиләдә баланы этәрү дәрәҗәсе” методикасы ярдәмендә төркемле психиагностика үткәрде. Әлеге тикшеренүнең максаты: ата-аналарның үз балаларына булган мөнәсәбәтен өйрәнү.

    21 февраль 2020ел. Актаныш картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүче өлкәннәр Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм чарасы узачак.

Россия Федерациясендә Хәтер һәм Дан елы кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль педагогы Марта Камалова һәм 2 волонтер Бөек Ватан сугышы ветераннарын Ватанны саклаучылар көне белән котладылар.

Мамадыш муниципаль районындагы  «Надежда» социаль приютында социаль педагог үз эшендә тәрбияләнүчеләр һәм аларның гаилә әгъзалары белән профессиональ өстәл уеннары технологияләрен куллана


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International