«Мин Татарстан Республикасында яшим»

2020 елның 28 феврале, җомга

ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында 2020 елның 25 февралендә «Милосердие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Газыйева Гүзәл Баулы муниципаль районында балигъ булмаган балалар белән «Мин Татарстан Республикасында яшим» дигән викторина үткәрде.

Чара барышында балалар республикабыз тарихы, гореф-гадәтләре һәм мәдәнияте турында видеоролик карадылар. Аннары танып-белү викторинасы сорауларына бердәм җавап бирделәр. Мондый чаралар татар халкының мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә, Ватанга мәхәббәт тәрбияли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International