Табигатьтә яз

2020 елның 28 феврале, җомга
     2020 елның 27 февралендә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының “Чистай муниципаль районындагы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге” социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесе” белгечләре  “Авыр тормыш хәлендә булган балалар өчен гаиләне саклап калу” дигән  бурычка ирешү кысаларында Алексеевск районының “Забота” балалар һәм яшьүсмерләр өчен социаль приютында “Табигатьтә яз” дигән чара үткәрделәр. Чараның максаты балаларның яз һәм яз күренешләре турында күзаллауларын ныгыту иде. Балалар чара дәвамында актив катнаштылар, табышмакларга җавап эзләделәр һәм рәсемнәр ясадылар. Чара ахырында балалар бүләкләр алдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International